+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 февраль 2023, 11:47

Бизнес-инкубаторлар үзешчәннәргә ярдәм итә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә бизнес-инкубаторлар эшчәнлеген финанслау тәртибенә үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Үзгәрешләр үз-үзенә эшләүче гражданнарга бизнес-инкубаторлар биналарын һәм хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлегенә кагыла.

Бизнес-инкубаторлар үзешчәннәргә ярдәм итәБизнес-инкубаторлар үзешчәннәргә ярдәм итә
Бизнес-инкубаторлар үзешчәннәргә ярдәм итә

- Башкортстанда ике бизнес-инкубатор эшли, Сибай һәм Салават шәһәрләрендә. Аларның эшчәнлеге башлап җибәргән эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бизнес-инкубаторлар эшләгән вакытта аларның резидентлары 2,7 мең эш урыны оештырган, тулаем керем 5,4 миллиард сум тәшкил иткән. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче бизнес-инкубаторлар резидентларын кертү муниципалитетларда эшкуарларның бу категориясенә ярдәм чаралары спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Премьер-министр.

Андрей Назаров сүзләренчә, 2022 ел ахырына республикада 125 мең кеше теркәлгән, бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 63 процентка күбрәк. Үз-үзләренә эшләүчеләр ярдәмнең каралган барлык чараларыннан файдалана ала.

Бизнес-инкубаторлар эшчәнлеген финанслау тәртибенә үзгәрешләр кертү турында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, үз-үзләренә эшләүчеләр эшчәнлекнең башлангыч стадиясендә аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Карарга үзгәрешләр бизнес-инкубаторларның биналарын һәм хезмәт күрсәтүләрен алу белән кызыксынучы үзмәшгульләрнең мөрәҗәгатьләре артуга бәйле рәвештә кертелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас