+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 февраль 2023, 09:08

Кулланучының хокуклары бозылмасын

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров муниципаль берәмлекләр хакимият башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә торган төп мәсьәлә күпфатирлы йортларның төтен һәм вентиляция каналларының торышына кагылышлы иде.

Кулланучының хокуклары бозылмасынКулланучының хокуклары бозылмасын
Кулланучының хокуклары бозылмасын

Муниципалитетларда күпфатирлы йортларда газ белән тәэмин итүне туктату белән бәйле гражданнарның хокукларын бозуга юл куймау буенча нинди чаралар күрелә? Шушы һәм башка мәсьәләләр буенча Торак коммуналь хуҗалык, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, газ хезмәте һәм идарәче компанияләр вәкилләре киңәш корды.

Хәзер 86 йорт газсыз кала. Бу санның өчтән ике өлеше Уфа һәм Белорет шәһәрләренә туры килә. Соңгы вакытта контроль-күзәтчелек органнарына шикаятьләр агымы сизелерлек артты.

- Шул ук вакытта республикада муниципаль дәрәҗәдә проблеманы нәтиҗәле хәл итү мисаллары бар. Мәсәлән, Бөре районында 112 йортта мичләр ремонтланган һәм газ белән тәэмин итү яңартылган. Баймак, Зианчура, Күгәрчен районнарындагы хәлне дә тулысынча төзәтеп булды, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Андрей Назаров башка муниципалитетларда да якын арада проблеманы хәл итү бурычын куйды. Уфа һәм Белорет районы хакимиятләре өчен хокук бозуларны бетерүнең соңгы срогы билгеләнгән. Газ белән тәэмин итү өч һәм ике ай эчендә тулысынча тергезелергә тиеш.

- Газ бирүне мөмкин кадәр тиз тергезергә һәм киләчәктә газ белән тәэмин итүне сүндермәү өчен профилактик чаралар күрергә кирәк. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә төтен чыгару һәм вентиляция системаларын тикшерүне, киләсе җылыту сезонына әзерлек кысаларында төтен чыгару һәм вентиляция каналларының торышын тикшереп тору буенча «Юл карталарын» эшләүне, гражданнар белән мәгълүмати-аңлату эшен активлаштыруны һәм төтенне карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча идарәче компанияләр белән хезмәттәшлекне көчәйтүне йөклим, — диде Андрей Назаров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас