+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 февраль 2023, 09:50

СВОда катнашучыларга түләүсез булачак

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткән киңәшмәдә республика төбәк яки муниципальара әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларын түләүле нигездә файдалану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

СВОда катнашучыларга түләүсез булачакСВОда катнашучыларга түләүсез булачак
СВОда катнашучыларга түләүсез булачак
- Тиздән республикада бердәнбер түләүле трасса эшли башлаячак. Быел без «Көнчыгыш чыгу» объектын төзеп бетерергә планлаштырабыз. Ул М-5 «Урал» һәм М-7 «Идел» федераль трассаларын тоташтырачак. Концессион килешү нигезендә аны эксплуатацияләү түләүле нигездә планлаштырыла. Ташламалы категория гражданнар өчен махсус тарифлар һәм юлда еш йөргәндә дисконт системасын күздә тотып, тариф челтәрен җентекләп эшләү мөһим, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Республиканың төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге түләүле юлларына карата нормалар һәм тарификация турында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренчә, концессион проектларга карата юл йөрү бәясен түләүле юл операторы билгели, шул исәптән түләүле юлга булган ихтыяҗдан чыгып та, һәм ул чик бәясеннән югарырак була алмый. Юлда йөргән өчен түләүнең иң чик күләме километры өчен 12 сумнан 38,5 сумга, ә ясалма корылма булып торучы юлларның түләүле участоклары буенча, транспорт чарасы категориясенә карап, бер километр өчен 84 сумнан 269 сумга кадәр билгеләнә.

Автомобиль юлларын эксплуатацияләү мәсьәләсен карауны тәмамлап, Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалы юл йөрү хокукын бирү яки түләүсез йөрү хокукын бирү турындагы мәсьәләне өстәмә рәвештә тикшерергә кушты.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас