

Башкортстанда "Росреестр"ның "Бер көн эчендә электрон ипотека алу" проектына "Россельхозбанк" һәм "Металлургия инвестиция банкы" кредит оешмалары кушылды.
Уртак киңәшмәдә яклар электрон хезмәттәшлекнең уңайлы шартлары, шулай ук гражданнар һәм эшкуарлар мәнфәгатьләрендә ипотеканы теркәүгә гаризалар бирү өлешен санлы форматта арттыруга юнәлтелгән чаралар турында фикер алышты.
- "Бер көн эчендә электрон ипотека алу" проекты гражданнарга һәм бизнеска ипотека килешүләрен һәм төзелештә өлешләтә катнашу шартнамәләрен күпфункцияле үзәк офисларына бармыйча теркәргә, шулай ук документларны теркәү вакытын бер көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә. Электрон ипотеканы рәсмиләштерү срокларын кыскарту операция чыгымнарын киметү һәм документлар әйләнешен гадиләштерү хисабына башкарыла, - дип сөйләде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.