+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 февраль 2023, 12:35

Укучылар бизнес турында сөйләште

Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать эксперты, гражданлык-хокукый багланышлар өлкәсендәге юрист Степан Полянский Уфаның 20нче башкорт гимназиясе укучылары өчен бизнеста сөйләшүләр алып бару осталыгы турында лекция үткәрде. Чара әлеге уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Укучылар бизнес турында сөйләштеУкучылар бизнес турында сөйләште
Укучылар бизнес турында сөйләште
Вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова билгеләп үткәнчә, укучыларга эшкуарлык нигезләрен өйрәнергә юристлар һәм адвокатлар булган җәмәгать экспертлары ярдәм итә.

- Безнең тыңлаучылар - потенциаль эшкуарлар. Без аларны иң кирәкле кораллар һәм белемнәр белән коралландырырга телибез, алар уңышлы эшчәнлек өчен файдалы булачак. Килешә белү - һәр эшкуар өчен иң мөһим күнекмәләрнең берсе, балалар аны дөрес куллана белергә тиеш, - диде бизнес-омбудсмен.

Лекция кысаларында Степан Полянский укучыларга профессиональ эшкуарлык эшчәнлегендә һәм көндәлек активлыкларда сөйләшүләр алып бару күнекмәләренең ничек ярдәм итүе турында җентекләп сөйләде. Лекциядә катнашучылар белән бергә практик мисаллар һәм сөйләшүләр белән бәйле тормыш хәлләре дә каралды.

Шулай ук эксперт Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый эше, бизнесның ешрак нинди проблемалар белән очрашуы, республикада хәвефсез һәм уңайлы бизнес-мохит булдыру өчен нинди карарлар кабул ителүе турында сөйләде.
 
Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас