

Ведомстволар 2022 елгы эшләре турында хәбәр итте, ел саен кече һәм урта бизнеска карата үткәрелә торган профилактик чаралар артуын, контроль-күзәтчелек чаралары саны кимүен билгеләп үтте. Башкортстан буенча МЧС 2022 елда 4500дән артык профилактик чара, шул исәптән 3300 профилактик визит үткергән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк. Шулай ук ведомство мәгълүматлары буенча, узган ел, 2021 ел белән чагыштырганда, планлы тикшерүләр саны - 34 процентка һәм планнан тыш тикшерүләр 49 процентка кимегән.
- Соңгы елларда илдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Русия Президенты Владимир Путин юлламасы кысаларында эшкуарлык иреге икътисади суверенитетның мөһим элементы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә бу аеруча актуаль, - дип билгеләп үтте бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.
Ирина Абрамова тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, 2022 елда «Башкортстан Республикасында бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге тарафыннан эшкуарлар арасында сораштыру үткәрелгән, анда 800 респондент катнашкан. Респондентларның күпчелеге (61%) контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан басым булмавын билгеләп үтте, шул ук вакытта бизнес вәкилләренең өчтән бере (34%) басым фактларын раслады. Респондентлар фикеренчә, еш кына Федераль салым хезмәте (8,4%), Роспотребнадзор (5,6%), муниципаль хакимиятләр (4,7%), прокуратура (4,4%), Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (4%) аларга карата контроль-күзәтчелек чаралары үткәргән.