+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 февраль 2023, 06:27

Чемпионатта кем җиңәр?

Башкортстанда укучылар өчен финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча чемпионат старт алды.

Чемпионатта кем җиңәр?Чемпионатта кем җиңәр?
Чемпионатта кем җиңәр?
Башкортстанның Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, 27 февральдән 4 мартка кадәр республиканың Мәгариф үсеше институтының финанс белеме буенча республика методик үзәге онлайн-форматта финанс белеме һәм эшкуарлык буенча чемпионатын мәктәп укучылары өчен үткәрә.

- Быел чемпионат 200дән артык катнашучыны җыйды. Катнашучыларга барлык белемнәрен финанс грамоталылыгы өлкәсендә генә түгел, үз карашларын дөрес нигезли белүен күрсәтергә дә туры киләчәк. Хәзерге шартларда финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләсе аеруча актуаль.

Технологияләрнең тиз үсүе чорында финанс өлкәсе бер урында тормый. Финанс инструментларын дөрес куллану өчен финанс грамоталылыгы өлкәсендә белем һәм тормыш күнекмәләренә ия булырга кирәк, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас