

Бүгенгә Башкортстанда шундый 87 йорт газсыз кала. Шуларның күбесе Уфа һәм Белорет шәһәрләренә туры килә.
Газны сүндерүнең төп сәбәбе - вентиляция һәм төтен чыгу системаларын тикшерү актлары булмау. Йортларның турыдан-туры идарәгә каравы һәм ремонт эшләрен халык акчасына гына башкарырга мөмкин булуы өстәмә проблема булып тора.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров башка муниципалитетларда да бу проблеманы тиз арада хәл итү бурычын куйды. Уфа һәм Белорет районы хакимиятләре өчен хокук бозуларны бетерүнең вакыты билгеләнгән.
Прокуратура Белорет шәһәрендә «Газпром Газораспределение Уфа» филиалы катнашлыгында оештыру характерындагы төрле чаралар үткәрде, профессиональ белгечләр әлеге ситуациягә бәя бирде, бу хакта газ белән тәэмин ителмәгән биналар милекчеләренә җиткерелде.
Газ белән тәэмин итүдән өзелгән торак биналарның милекчеләре һәм вентиляция каналларын ремонтлау белән шөгыльләнүче потенциаль подрядчылар арасында даими сөйләшүләр алып барыла.