

Республика бюджетына Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегеннән кергән керемнәрнең гомум суммасы 13,33 млрд. сумга җиткән. Шул исәптән 8,46 млрд. сум - дәүләт милкен файдаланудан дивидендлар, 3,2 млрд. сум - җир арендасы өчен түләү, 935 млн. сум - җир кишәрлекләрен сатудан керемнәр.
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр иткәнчә, ведомство эшенең төп юнәлешләренең берсе - халыкның ташламалы категорияләренә кишәрлекләр бүлеп бирү. Әйтик, 2020-22 елларда күпбалалы һәм инвалид балалы гаиләләр 69 918 җир кишәрлеге һәм 250 мең сумлык 2 028 сертификат алган.
Милек мөнәсәбәтләре үсешенең мөһим акты 2020 елда республикада дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү буенча урындагы үзидарә органнары вәкаләтләрен тапшыру турында закон кабул итү булды. Бу әйләнешкә кертелмәгән җирләрнең өлешен алты процентка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.
Республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчесе, шулай ук, инвестицион эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итү турында сөйләде. Үткән елда төбәктә киң колачлы инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен арендага гомум мәйданы 3,7 мең гектар булган 25 участок тапшырганнар.
Фото: glavarb.ru