Бу хакта предприятиенең генеральный директоры Рөстәм Адыев республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Рөстәм Адыев билгеләп үткәнчә, йөк машиналарын, операциядә катнашучыларның теләкләрен исәпкә алып, «Сервис-Мастер» бүлендек предприятиесе җиһазландырган.
- Мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча аерым карарлар кабул ителде. Болар - амуниция сатып алу да, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә, – диде Рөстәм Адыев. - Хәзер без мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре белән кирәк чакта вакытында ярдәм күрсәтү өчен элемтәдә торабыз.
«Башнефтегеофизика»ның генеральный директоры, шулай ук, узган ел нәтиҗәләре буенча компаниянең рекордлы 25 млрд. сум табыш алуы турында сөйләде. Ә җитештерүне үстерүгә инвестицияләрнең гомум күләме 2 млрд. сум тәшкил иткән.
- Без илнең яңа нефть-газ территорияләрен үзләштерүгә ставка ясадык. Таймыр һәм Гыдан ярымутрауларындагы «Новатэк» һәм «Восток-Ойл» компанияләре өчен төп подрядчы булдык, – дип аңлатты Рөстәм Адыев. - Без партнерларга сейсморазведканың яңа технологиясен тәкъдим иттек, бу җитештерүчәнлекнең сизелерлек үсешенә ирешергә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, уртача хезмәт хакының тотрыклы үсешен дә саклап кала алдык. Ерак Төньяк шартларында зур күләмле эш исәбенә ул аена 90 мең сум тәшкил итте.
- «Башнефтегеофизика» коллективына нәтиҗәле эшләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу - безнең нефть-газ секторының әйдәп баручы компанияләренең берсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сез үзегезне хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча да, инвестицион эшчәнлек буенча да ышанычлы партнер буларак күрсәтәсез. Бу бик яхшы.