+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 февраль 2023, 04:32

“Юлларны һәм халыкны саклыйк!”

Әлеге юнәлешләрдәге мәсьәләләрне хәл итү буенча нинди чаралар күрелә?

“Юлларны һәм халыкны саклыйк!”“Юлларны һәм халыкны саклыйк!”
“Юлларны һәм халыкны саклыйк!”

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкү­мәт утырышын үткәрде. Анда язгы һәм җәйге чорларда республика­ның автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында фикер алыштылар.

– Республикада 25 елдан артык автомобиль юлларында транспорт хәрәкәтен ел саен вакытлыча чик-ләү кертелә. Нәтиҗә шуны күрсәтә: язын авыр транспорт юл катламына җитди зыян сала. Юл хәрәкәтен сезонлы чикләү – мәҗбүри, кирәкле чара, – диде Андрей Назаров.


Узган елда, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен санкцияләр чорында республикада транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертмәскә дигән карар кабул ителде. Бу турыдан-туры республиканың экспорт эшчәнлегенә дә йогынты ясады. Тышкы сәүдәнең югары күрсәткечләрен саклап калырга мөмкинлек биргән факторларның берсе булды. Шул ук вакытта автомобиль юлларын тергезү чыгымнары да артты.


Андрей Назаров министрлыкка республика автомобиль юлларында үлчәү контроле системасының өзлексез эшләвен тәэмин итүне йөкләде.
Арытаба киңәшмәдә төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларын түләүле нигездә файдалану мәсьәләсе тикшерелде.
– Тиздән республикада бердәнбер түләүле трасса эшли башлаячак. Быел без “Көнчыгыш чыгу” объектын төзеп бетерергә планлаштырабыз. Ул М-5 “Урал” һәм М-7 “Идел” федераль трассаларын тоташтырачак. Концессион килешү нигезендә аны файдалану түләүле нигездә планлаштырыла. Ташламалы категория гражданнар өчен махсус тарифлар һәм дисконт системасын күздә тотып, тариф челтәрен эшләү мөһим, – диде Андрей Назаров.


Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова белдерүенчә, концессион проектларга карата түләүле юлга булган ихтыяҗдан чыгып, юл йөрү бәясен түләүле юл операторы билгели, һәм ул чик бәясеннән югарырак була алмый.


Андрей Назаров әлеге министрлыкка махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалы юл йөрү яисә түләүсез йөрү хокукын бирү турындагы мәсьәләне өстәмә рәвештә тикшерергә кушты.


Шунда ук сәүдә объектларын паспортлаштыру һәм аларга категория бирү буенча эш йомгаклары турында фикер алыштылар.
– Кулланучылар базары өлкәсе өчен Русия Хөкүмәте карары белән сәүдә объектларын террорчылыктан яклау, шулай ук хәвефсезлек паспортына карата таләпләр расланды. Башкортстанда бүген 738 сәүдә объекты категорияләштерелергә һәм паспортлаштырылырга тиеш, – диде Андрей Назаров.
Бу турыда тулырак сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.


Утырышта табибка язылу буенча Ситуацион үзәкнең “кайнар элемтә” эше буенча да фикер алыштылар.
– Табибларга, шул исәптән тар белгечләргә, язылу мөмкинлеген тәэмин итү — сәламәтлек саклау өлкәсендәге өстенлекле бурычларның берсе. Республика поликлиникаларында көн саен 4000нән артык төрле белгеч авыруларны кабул итә. Бер белгечкә уртача йөкләнеш 35 кеше тәшкил итә, – диде Андрей Назаров.
Әлеге вакытта республика халкы табибка уңайлы биш ысул белән языла ала. Аларның иң популяры – республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша бердәм номер – 122. Уртача алганда, ул көнгә 35 меңгә якын шалтырату кабул итә, иң кирәкле сәгатьләрдә линия-дә 209 оператор эшли.
Күрелгән чараларга карамастан, халыкта табибка язылу буенча сораулар күп. Бу проблеманы республиканың федераль сынау проектында катнашуы хәл итәргә тиеш. Ул медицина белгечләренә язылу системасын камилләштерүгә һәм модернизацияләүгә юнәлтелгән. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко йөкләмәсе буенча бәйләнеш-үзәкләр эшендә шулай ук роботлаштырылган тавыш ярдәмчеләрен куллануны тәэмин итәргә кирәк.


Киңәшмәдә, шулай ук, бизнес-инкубаторлар эшчәнлеген финанслау тәртибенә үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Үзгәрешләр үзмәшгуль гражданнарга бизнес-инкубаторлар биналарын тапшыру һәм хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлегенә кагыла.


– Башкортстанда ике бизнес-инкубатор эшли, алар Сибай һәм Салават шәһәрләрендә. Аларның эшчәнлеге әле яңа гына эш башлаган эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бизнес-инкубаторларның эшләү дәверендә аларның резидентлары 2,7 мең эш урыны булдырган, тулаем керем 5,4 миллиард сум тәшкил иткән. Үзмәшгульләрне бизнес-инкубаторлар резидентлары исемлегенә кертү муниципалитетларда эшкуарларның бу категориясенә ярдәм чараларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Премьер-министр.


Хөкүмәт утырышында Андрей Назаров, шулай ук, яңа федераль ярдәм чаралары турында сөйләде һәм министрларга йөкләмәләр бирде.
– Русия Хөкүмәте карары белән мәктәп укучылары өчен туризм программасын финанслауга 1 миллиард сум юнәлтеләчәк. Узган елдагы белән чагыштырганда, финанслау икеләтә артты. Әлеге программа ярдәмендә бөтен илдән 200 мең бала сәяхәт итә һәм туган як белән яхшырак таныша алачак.

Безнең республикага мәктәп туризмы максатларына 188 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Финанслау күләме буенча без ил төбәкләре арасында (Мәскәү өлкәсеннән кала) икенче урында.

– Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан бүлеп бирелгән федераль акчаларны үз вакытында һәм тулысынча үзләштерүне тәэмин итүне сорыйм. Моннан тыш, агымдагы елда программаны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча республика Хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә доклад әзерләгез, – диде Андрей Назаров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас