+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2023, 13:30

«Авангард» - легендар һәм уникаль предприятие!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

«Авангард» - легендар һәм уникаль предприятие!«Авангард» - легендар һәм уникаль предприятие!
«Авангард» - легендар һәм уникаль предприятие!

"Стәрлетамакта "Авангард"та булдым. Коллективны 80 еллык юбилее белән котладым һәм предприятие эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрдем.

"Авангард" - легендар предприятие. Бөек Ватан сугышы елларында аның базасында "җиңү коралы" булган сугыш кирәк-яраклары чыгарылды. Шуннан бирле завод эшләвен дәвам итә. "Авангард" искергән коралны үтилләштерү белән генә шөгыльләнгән чор булды, әмма бүген предприятие күтәрелештә.

Хәзер завод дәүләт оборона заказы кысаларында зур күләмдә продукция җитештерә (мәсәлән, залп утының реактив системалары өчен комплектлаучы әйберләр), бу махсус хәрби операция вакытында аеруча актуаль, шулай ук сәнәгать билгеләнешендәге эшләнмәләр. Предприятие аналоглары булмаган бик күп уникаль продукция чыгара. Кайбер эшләнмәләрне әзерләү технологияләрен монда нульдән диярлек тергезделәр, һәм бүген бу продукция күпләп җитештерелә башлады.

«Авангард»ның потенциалы бик зур, һәм республика Хөкүмәтенең бурычы - предприятиегә ярдәм итү. Без завод җитәкчелеге белән комплекслы уртак эш алып барабыз, һәм нәтиҗәләр бар инде. Җитештерүне техник яктан яңадан коралландыру, саклауны һәм куркынычсызлыкны көчәйтү, квалификацияле кадрларны җәлеп итү - бу һәм башка мәсьәләләрне без уртак тырышлык белән хәл итәбез.

Исегезгә төшерәм, соңгы ике елда безнең республика сәнәгате 6 проценттан артыкка үсте, һәм монда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең зур өлеше бар. Узган елда Русия Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен эшләүче производстволар саны безнең республикада 4 мәртәбә артты.

Без "Авангард" кебек предприятиеләргә барлык башлангычларда ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Аларның уңышлары завод коллективы өчен генә түгел, республика һәм ил өчен дә мөһим", - дип яза ул.

Фото: ВКонтакте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас