+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2023, 09:51

Чиләбе эшкуарлары Уфада булды

28 февральдән 1 мартка кадәр Чиләбе өлкәсе эшкуарларының Башкортстан Республикасы башкаласына эшлекле визиты булды. Бизнес-миссияне оештыручы булып Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге Даими вәкиллеге чыгыш ясады.

Чиләбе эшкуарлары Уфада булдыЧиләбе эшкуарлары Уфада булды
Чиләбе эшкуарлары Уфада булды

Сәфәрдә Чиләбе, Златоуст, Касли, Миәс, Трехгорный, Еманжелинск, Копейсктан 9 компания катнашты. Миссиянең максатлары арасында - хезмәттәшлекне оештыру, бизнес-элемтәләрне киңәйтү, яңа партнерлар һәм клиентлар эзләү.

Көньяк Урал кунаклары Уфада “МЕГИ”, “АРТ-Оснастка”, “РБ Моторс”, “ЕСМ” , “Нефтегазинжиниринг” , “Джестар” җәмгыятьләре һәм башка предприятиеләрдә булды.

Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Чиләбе делегациясенең Башкортстан бизнесы вәкилләре белән B2B форматындагы очрашуы узды.

“Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе бүген төбәкара хезмәттәшлекне һәм кооперацияне үстерү өчен гаять зур потенциалга ия. Сәфәрдә катнашучыларның барысы да үз продукциясен потенциаль партнерлар алдында тәкъдир итә, мәйданчыкларга бара һәм бөтен җитештерү процессын үз күзләре белән күрә алды. Без ике төбәк эшкуарлары өчен мондый визитларның никадәр файдалы булуын күрәбез, шуңа күрә бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез”, - диде Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас