+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2023, 15:00

"Экспорт форсажы" программасы старт алды

Башкортстанның 11 компаниясе «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган «Экспорт форсажы» акселерация программасының күптармаклы 8нче агымында катнаша.

"Экспорт форсажы" программасы старт алды"Экспорт форсажы" программасы старт алды
"Экспорт форсажы" программасы старт алды

Яңа программа турында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева тулырак сөйләде.

- Республикабызның яңа гына эшли башлаган экспортерларына ярдәм итү инструменты үзенең нәтиҗәлелеген әлеге программа кысаларында инде раслады. Бу программада катнашучыларның яртысыннан артыгы, экспорт географиясен киңәйтеп, яңа контрактлар төзегән, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Исегезгә төшерәбез, Русия Экспорт үзәге мәктәбенең «Экспорт форсажы» акселерация программасы кече һәм урта бизнес предприятиеләренең экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән һәм предприятиеләрдә экспорт проектын структуралаштыруга системалы якын килүне – базар сайлаудан алып, оптималь логистик маршрутны исәпләүгә, хәвефләрне, чыгымнарны киметүгә юнәлтелгән.

Һәрберсе ике көнлек булган 6 интенсив модуль кысаларында компанияләр экспорт эшчәнлеге, базарны сайлау һәм сатып алучыны эзләү, экспорт маркетингы, финанс шартларын формалаштыру һәм экспорт килешүен гамәлгә ашыру, сөйләшүләр һәм контракт төзү кебек мәсьәләләрне өйрәнәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас