

Гомумән алганда, «Фарус» компаниясе продукциясе шәхси гигиена, ягулык, лаклы материаллар, пестицидлар һәм ашламалар җитештерү компонентларының чит ил аналогларын алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Завод төзелеше быел октябрьдә башланачак, ә синтетик спиртларның беренче партиясен 2025 елда чыгарырга планлаштыралар. Яңа, югары технологияле җитештерү - Русия өчен уникаль, ә технология дәрәҗәсе буенча дөньяда тиңе юк. Ул 400 кешене эш белән тәэмин итәчәк. Проект кысаларында Уфа һәм Салаватта белгечләр инде җыелган.
Әлеге инвестпроект федераль дәрәҗәдә дә ярдәм алды. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аны өстенлекле проектлар исемлегенә кертте. Исемлек Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә формалаштырылды.
Фото: glavarb.ru