+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 март 2023, 16:34

"Якты янсын утыгыз..."

Бүген Башкортстан белән идарә итү үзәгендә Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә уздырды. Анда торак пунктларның яктыртылуын яхшырту программасын гамәлгә ашыру барышы каралды.

"Якты янсын утыгыз...""Якты янсын утыгыз..."
"Якты янсын утыгыз..."

Исегезгә төшерәбез, бу проект 2019 елда төбәк җитәкчесе башлангычы буенча старт алды. Беренче елда 1 мең километр электр линиясе инфраструктурасы булдырылган, 40 мең яктырткыч алыштырылган.

Торак пунктларның актив төзелүе уңаеннан һәм халыкның хәвефсезлеген арттыру максатында төбәк җитәкчесе урамнарны яктырту системаларын яңарту турында карар кабул итте.

Агымдагы елда бу максатларга республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүленәчәк. Бу социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы инфраструктураны яктырту белән бәйле вәзгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Программада 63 муниципалитет катнашачак. Планда - ел ахырына кадәр 2 720 яктырткыч урнаштыру.

- Ай дәвамында нинди шәһәрләр һәм районнар үз территорияләрендә әлеге тәҗрибәне кулланырга әзер икәнен билгеләргә кирәк. Ә өч-дүрт айдан мондый алымны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен бәяли алачакбыз, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас