+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 март 2023, 08:30

"Юлларны җимерү җәзасыз калмаячак"

Башкортстанда хәзер барлык 13 авырлык һәм габарит контроле пункты да эшли, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә "Ространснадзор"ның Идел буе федераль округы буенча МТУ башлыгы урынбасары Сергей Мережко.

Станцияләрдә ачыкланган артык авырлыклар буенча 2023 елның 1 гыйнварыннан 135 млн. сумга 468 штраф салынган, 50 процентлы ташламага хокукны исәпкә алып, республика казнасына 16,25 млн. сум кергән.

"Бу - республикада тәмамланган проектларның берсе, мин аның белән үзем шөгыльләндем, җиңел булмады — станцияләр кайчак эшләмәде. Хәзер барысы да эшли, мин беләм, алар җитешми. Без Урал аръягында өч авырлык контроле пунктын куячакбыз, моны озакка сузмаска кирәк, дип килештек. Эре транспорт компанияләре һәм машина йөртүчеләр белсеннәр: Техас бетте. Безнең юлларны җимерү җәзасыз калмаячак. Менә ике ай эчендә 16 миллион сум акча килде", - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы киләсе «Транспорт сәгате»нә якындагы 2-3 елга төбәктә үлчәү контроле системасын үстерү программасын әзерләргә кушты.

"Юлларны җимерү җәзасыз калмаячак"
"Юлларны җимерү җәзасыз калмаячак"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас