

Узган атнада Русия Хөкүмәте мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын күрсәтү процедурасын гадиләштерүгә юнәлтелгән карар кабул итте. Хәзер мобилизация факты турындагы белешмәләр хакимиятнең профильле органнарына автоматик режимда керәчәк. Кирәкле ярдәм чараларын алуга гаризаларны гражданнар "Дәүләт хезмәтләре" порталында бирә ала.
Шулай ук федераль дәрәҗәдә спорт җиһазлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа инструментын эшләтеп җибәрү турында да карар кабул ителде. Яңа продукциянең беренче партиясен җитештерү һәм сынауга җибәрү өчен субсидияләр биреләчәк. Мондый ярдәмнең максималь күләме бер проект өчен 50 миллион сум тәшкил итәчәк.
Узган атнада республикада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко булды. Визит программасы бай иде. Нәтиҗәләр буенча кайбер федераль йөкләмәләр әзерләнде.
- Уфада Ишкәкле слалом комплексының икенче чиратын һәм Олимпия резервы төбәк училищесының инфраструктурасын тәэмин итүче корылмаларын төзүгә ярдәм итү өчен безгә уңай дәүләт экспертизасы бәяләмәсе алырга, шулай ук Русия Спорт министрлыгына финанслашуга гариза җибәрергә кирәк.
Ә федераль Фән һәм югары белем министрлыгына 620 урынга исәпләнгән студентлар тулай торагы төзелеше өчен федераль бюджет акчаларына өстәмә ихтыяҗ турында тәкъдимнәр кертү йөкләнде. Шулай ук министрлык тарафыннан Уфа Фән һәм технологияләр университетында специалитет һәм магистратура программалары буенча бюджет урыннары санын арттыру мәсьәләсен карарга кушылды.
Русиянең Икътисади үсеш министрлыгына автомобиль туризмын һәм юл буе сервисын үстерү концепциясен эшләү йөкләнде. Федераль Санлы үсеш министрлыгы безнең "Доступный Интернет" проектын берлектә финанслау мөмкинлеген эшләргә һәм аны илнең башка төбәкләренә таратырга тиеш, - дип белдерде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru