Башкортстанда «Төзү өчен җир» проекты кысаларында 2023 ел башыннан торак төзелеше өчен Октябрьский һәм Благовещен шәһәрләре территорияләрендә урнашкан 3,5 гектардан артык мәйданлы тагын 39 җир участогы җәлеп ителгән.
- Агымдагы елның февраленә төбәктә торак төзелеше өчен җәлеп итү потенциалы булган 529 җир участогы һәм 21 муниципаль берәмлектә 1286 гектардан артык мәйданлы территорияләр ачыкланган. Шулардан 49 җир участогы күпкатлы һәм шәхси торак төзелешенә актив җәлеп ителгән инде, - дип сөйләде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр клец. - 2023 елда региональ команда белән берлектә без буш урыннарны ачыклау эшен дәвам итәбез, шуңа күрә гражданнар һәм инвесторлар бөтен ил өчен бердәм булган ачык кадастр картасы санлы сервисы аша торак төзү өчен яраклы җирләрне бәяли һәм сайлый ала.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, катнашкан 49 җир кишәрлегенең 22се шәхси торак төзелеше өчен бирелгән. Катнашкан участокларның күпчелеге Бәләбәй, Благовещен, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә урнашкан.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте