

"Узган ел безнең алга катлаулы бурычлар куйды. Санкцияләр шартларында төбәк икътисадын саклап калырга, халыкның тормыш сыйфатының кимүенә, социаль һәм инвестиция проектларының ябылуына юл куймаска кирәк иде. Бу Хөкүмәт эшен тиз арада үзгәртеп коруны һәм килеп туган сорауларга оператив җавап бирүне таләп итте.
Күп тармаклар буенча республикабыз елны уңай динамика белән тәмамлады. Сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә күрсәткечләрнең сизелерлек үсеше күренде. Санкцияләргә карамастан, экспорт күләме арттырылды.
Барлык башкарма хакимият органнарының һәм депутатлар корпусының системалы һәм килешеп эшләвеннән башка кризислы күренешләрне җиңү авыр булыр иде. Ләкин ныклыкка сынауны без лаеклы уздык. Алда - яңа масштаблы бурычлар һәм амбициоз максатлар тора", - дип яза Андрей Назаров.
Премьер-министр белдерүченчә, Хөкүмәтнең узган елдагы эш нәтиҗәләре буенча отчет ай азагына кадәр әзер булачак һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында тәкъдим ителәчәк.
Фото: социаль челтәрләрдән