+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 март 2023, 07:50

"Былтыр безнең сәнәгать "бишлегә" эшләде..."

9 мартта Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында катнаштылар.

"Былтыр безнең сәнәгать "бишлегә" эшләде...""Былтыр безнең сәнәгать "бишлегә" эшләде..."
"Былтыр безнең сәнәгать "бишлегә" эшләде..."
Көн тәртибенә икътисадның индустриаль секторын үстерү перспективалары һәм тармак проектларына дәүләт ярдәмен киңәйтү мәсьәләләре чыгарылды.

Фикер алышуда, шулай ук, республика Хөкүмәте әгъзалары, Башкортстан, Ульяновск, Самара, Ырынбур өлкәләре тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитет башлыклары, төбәкнең эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Үз чыгышында Башкортстан Башлыгы үткән елда тармак эшенә йомгак ясады һәм алга таба эшнең төп бурычларын билгеләде.

– Былтыр безнең сәнәгать «бишлегә» эшләде дип саныйм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Коллегия утырышыннан соң Русия Машина төзүчеләр берлегенең төбәк бүлеге белән Уфа Фән һәм технологияләр университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау тантанасы узды.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/163001.html

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас