Бу максатларга 292 млн. сум каралган, шуның 52 млн. сумы - федераль бюджет акчалары. Беренче тапкыр пилотсыз очу аппаратлары җитештерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтеләчәк.
- Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәм килеп туган икътисади шартларда сизелерлек роль уйный, чөнки нәкъ менә эре сәнәгать предприятиеләре республика бюджетына төп салым кертемнәрен тәэмин итә, - дип шәрехләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Фонд тарафыннан сәнәгать предприятиеләренә югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга ташламалы процент ставкасы буенча заемнар, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыру максатларында төзелгән кредит шартнамәләре буенча процент ставкасы өлешен каплауга грантлар бирелә. Үткән елда тышкы санкцион басым шартларында кризиска каршы чаралар кысаларында Фонд тарафыннан ярдәмнең яңа төре күрсәтелде, бу - федераль бюджеттан финанслана торган әйләнеш акчаларын тулыландыруга кредит килешүләре буенча процент ставкасы өлешен каплауга грантлар.
- Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды бу программа буенча түләүләрне беренче булып тәмамлады. Республиканың 26 сәнәгать предприятиесе 129,4 миллион сумлык 50 грант алды һәм әйләнеш акчаларын тулыландыруга алынган кредитлар буенча процентларны каплый алды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: pravitelstvorb.ru