+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 март 2023, 13:32

"Ашыгыч экспорт ярдәме" предприятиеләргә бара

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ашыгыч экспорт ярдәме» бригадасы скважиналар бораулау өчен югары технологияле җиһазлар җитештерүче «Синтролеум» җәмгыяте предприятиесендә булды.

"Ашыгыч экспорт ярдәме" предприятиеләргә бара"Ашыгыч экспорт ярдәме" предприятиеләргә бара
"Ашыгыч экспорт ярдәме" предприятиеләргә бара
Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Бу инде "Ашыгыч экспорт ярдәме" бригадасының бишенче чыгышы. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы һәм Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре компания вәкилләре белән безнең республикада гамәлдәге экспортерларга ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Предприятие җитәкчелеге белән бергәләп шул ярдәмнән файдаланачакбыз, - диде Маргарита Болычева.

Компания җитәкчелеге республика тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәме чараларына кызыксыну белдерде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас