Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
- Узган елда чимал һәм энергетик булмаган экспортның нигезе булып химия сәнәгате продукциясе (28,1%), машина төзелеше продукциясе (22%), азык-төлек товарлары һәм чимал (7,1%), целлюлоза-кәгазь (3,3%) һәм металл һәм алардан эшләнгән әйберләр (3,2%) тора. 2021 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң зур үсешне текстиль, тукыма эшләнмәләре һәм аяк киеме кебек товар төркемнәре күрсәткән (50,4%). Химия сәнәгате продукциясе дә сизелерлек динамика күрсәтте, - дип өстәде премьер-министр.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортлаучы республика предприятиеләренә ярдәм инфраструктурасы төзелгән. Аңа Башкортстан Хөкүмәте, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы, Экспортка ярдәм итү үзәге һәм бизнес-шерифлар институты керә.
- Узган елда республика бюджетыннан экспортка ярдәм итүгә 85 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуларның 50се предприятиеләргә чит илләргә товарлар ташу белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлтелде, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.