+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 март 2023, 04:34

“Корона” – төп резидент, ә “Мастер” – яңа үзәк

Туймазыда икътисадның индустриаль секторын үстерү мөмкинлекләре тикшерелде.

“Корона” – төп резидент, ә “Мастер” – яңа үзәк“Корона” – төп резидент, ә “Мастер” – яңа үзәк
“Корона” – төп резидент, ә “Мастер” – яңа үзәк
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазы районында булды. Тәүдә төбәк җитәкчесе илдә беренче мебель кластерының төп резиденты – “Корона” компаниясенең яңа цехын файдалануга тапшыруда катнашты.

Арытаба Радий Хәбиров “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. 
Республика җитәкчесе техник корылмаларны җитештерү, механик эшкәртү һәм буяу мәйданчыкларын карады, компания менеджменты белән республика ярдәменең нәтиҗәлелеге һәм предприятиене арытаба үстерү планнары турында фикер алышты. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республика предприятиегә кадрлар әзерләүдә һәм перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә әзер.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән “КамАЗ” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Когогин “Мастер” сәнәгать паркының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Аның төп резиденты – “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җитештерү заводы” җәмгыяте. Ул – илдә бетонкатнаштыргыч техника җитештерүче бердәнбер компания.
Паркның генеральный директоры Фәрит Закиров проектның берничә этапта гамәлгә ашырылуын белдерде. Беренче булып 7 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү корпусы сафка кертеләчәк.

– Паркны Башкортстан Хөкүмәте белән “КамАЗ” җәмгыятенең берлектәге финанславы шартларында төзибез, – диде ул. – Мәйданчыкта машина төзү производстволары, шулай ук, кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшләячәк. Беренче корпус март ахырында ук әзер булачак. Ә мәйданчыкны эшләтеп җибәрү агымдагы елның ноябрендә планлаштырыла.

Башкортстан Башлыгы “Мастер” сәнәгать паркының үсеш перспективаларын югары бәяләде.
– Бу проектның беренче адымнары җитди. Ул сәнәгать компетенцияләрен киңәйтү буенча республиканың яңа үзәге булыр, дип уйлыйм. Бу – яңа эш урыннары да, салымнар да, – диде Радий Хәбиров.

Шул ук көнне Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Кластерлар, технопарклар һәм аерым икътисади зоналар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында катнаштылар.

Анда, шулай ук, республика Хөкүмәте әгъзалары, Башкортстан, Ульяновск, Самара, Ырынбур өлкәләре һәм Чувашиянең тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар башлыклары, төбәкнең эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Үзнең чыгышында Башкортстан Башлыгы тармакның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм төп бурычларны билгеләде.

– Башкортстан бу авыр чорны лаеклы уза. Без хезмәт коллективларын, аларның тотрыклы эшен саклап калдык. Узган ел җитештерү 2,7 процентка артты. Ике ел рәттән республика Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били, – диде Радий Хәбиров.
Русиянең сәнәгать һәм сәүдә минис­тры урынбасары Альберт Кә­римов төбәкнең индустриаль секторга федераль ярдәм чараларын җәлеп итү буенча актив эшен билгеләп үтте.

– Башкортстанның сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре, Русия­нең уртача күрсәткечләреннән артып, тотрыклы үсеш күрсәтә. Хәтта тышкы санкцияләр басымы шартларында да төбәк яңа чакырулар белән уңышлы көрәшә һәм икъ­тисадның арытаба үсешен тәэмин итә, – диде Альберт Кәримов. – Республика предприятиеләре Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдалана. Министрлык барлык планлаштырылган проектларны уңышлы гамәлгә ашыру һәм технологик суверенитетка ире­шү өчен төбәк предпри­ятие­ләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Башкортстан Башлыгы Хөкү­мәтнең сәнәгать блогына, предпри­ятиеләр коллективларына катлаулы шартларда индустриаль секторны тотрыклы үстергән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Туймазыда Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Русия Герое Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальоны сержанты Рөстәм Шәй­хет­диновның гаиләсе белән очрашты.

Хәрби хезмәткәрнең әнисе Фәймә Афзалетдин кызы, хатыны Гөлназ Зиннур кызы, балалары Алина һәм Рамазан белән аралашканда, Радий Хәбиров аларның авыр кайгысын уртаклашты һәм ге­рой­ның әнисенә чын патриот тәр­бияләгән өчен рәхмәт белдерде.
Республика җитәкчесе Рөстәм­нең гаиләсенә генерал Миңнегали Шәйморатов орденын тапшырды.
Радий Хәбиров, шулай ук, Туймазыда узган елның ноябрендә капиталь ремонттан соң ачылган 7нче балалар бакчасында булды. 60 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреж­дениесенә күрү сәләте начар булган 3-7 яшьлек балалар йөри. Балалар бакчасы мөдире Лариса Анисимова аның районда бердәнбер махсуслаштырылган учреждение булуын белдерде.

Республика Башлыгы укыту бүлмәләрен карады, белгечләр һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты. 2017 елда “Уңайлы мохит” федераль дәүләт программасы кысаларында балалар бакчасы 1 миллион сум акча алган, шуның исәбенә компьютер-дә­ва­лау сыйныфы җиһазланды­рылган. Моннан тыш, 2021 елда офтальмология кабинетына җиһазлар сатып алынган.

Балалар бакчасы мөдире Радий Хәбировтан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күрү сәләтен яхшырту өчен тренажер сатып алуда ярдәм итүен сорады. Төбәк җитәкчесе әлеге максатларга акча бүлеп бирергә, шулай ук, агымдагы елда балалар бакчасы фасадын ремонтларга кушты.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Аксаков, 8 Март һәм Островский урамнарында урнашкан күпфатир­лы йортлар ихаталарын төзек­лән­дерү проектлары белән танышты.
Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов хәбәр итүенчә, планлаштырылган эшләр­не тәмам­лау өчен 15 миллион сум өстәмә финанслау кирәк. Радий Хәбиров җитмәгән акчаны республика бюджетыннан бүлеп бирергә кушты.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас