Мәгълүм булуынча, Башкортстанда эшкуарлар белән эш республика җитәкчелегенең җитди контролендә. Бүген бездә алар өчен төрле дәрәҗәдәге ярдәм чаралары каралган. Шул чаралардан файдаланырга өйрәтүче махсус хезмәтләр һәм хезмәткәрләр дә эшли. Шушы эшне җайга салучыларның берсе – Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе Эльвир Илүс улы Нәфыйков.
Эльвир Нәфыйков тумышы белән Нефтекама шәһәреннән. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, алдынгы укучыларның берсе була. Арытаба Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең политология факультетына укырга керә. Укыган вакытта ук төрле җитди чараларда катнаша һәм, өченче курсны тәмамлагач, үзенең кандидатурасын Борай район Советына депутатлыкка тәкъдим итә.
– Әти-әнием Борай районыннан. Шуңа күрә дә анда үз-үземне депутатлыкка тәкъдим иттем, үземне сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, уңышка ирештем. Параллель рәвештә Дәүләт думасына сайлауларда депутат Рафаэль Мәрданшинның ярдәмчесе булып эшләдем. Бүген дә аның ярдәмчесе булып торам, – диде Эльвир.
Укуын тәмамлагач, 2017 елда Эльвир Кырымга юл тота һәм анда эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый, дүрт ел төзелеш өлкәсендә уңышлы эш алып бара. Әмма туган як Эльвирны үзенә тарта. Һәм бүген ул яшь эшкуарларның ярдәмчесе булып эшли. Әлеге вакытта ул Русия яшьләре федераль үзәгенең проектын республикада тормышка ашыра. Эльвир бизнес ачарга нияте булган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә үз эшләрен башлап җибәрергә булыша.
– Без яшь кешеләргә үз проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәбез. Мәсәлән, аларның ниндидер эш ачасы килә, ә нәрсәдән башларга белмиләр. Ә без аларның уенда булган проектны дөрес итеп рәсмиләштерергә, нинди ярдәм чаралары каралуын һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатабыз, – ди Эльвир.
Эльвирның сүзләренчә, шушы таләпләргә туры килгән кеше “Яшьлек Хаус” Башкортстан яшьләре йортына килеп, үзенең ниятләрен җиткерә ала. Һәм анда аңа шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук, “ВКонтакте” cоциаль челтәрендәге “Молодые предприниматели Башкирии” төркемендә, шушы өлкәдәге белгечләр белән бәйләнешкә керергә мөмкин.
– Безнең бурыч – яшьләргә үз бизнесларын башлап җибәрергә ярдәм итү. Чөнки күп кеше үз эшен башлаганда авырлыклар белән очраша да аны ташлый. Ә без шушы мәсьәләләрне хәл итү юлларын күрсәтәбез, аңлатабыз. Бүген дәүләт яшь эшкуарлар алдында зур мөмкинлекләр ача. Алар өчен төрле субсидияләр һәм программалар каралган, куллана гына белергә кирәк, – диде ул.
Әлбәттә, бу эш белән Эльвир үзе генә шөгыльләнми. Бүген республикада Яшь эшкуарлар клубы булды- рылган. Анда нәкъ Эльвир кебек белгечләр эшли һәм аларның һәрберсе бизнес башларга теләүче кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Алар белән бәйләнешкә керер өчен “Яшьлек Хаус”ка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
Гомумән алганда, Эльвир Нәфыйков фикеренчә, эшкуарлар күбрәк булган саен, безнең тормышыбыз яхшырачак кына. Чөнки алар күп булганда бизнесменнар арасындагы көндәшлек тә арта. Һәр бизнесмен кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышачак, ә моның өчен ул матур, уңайлы, кеше кулланырлык бәядәге хезмәт булдырырга тиеш.
Агымдагы елга Эльвирның һәм аның командасының планнары шактый зур. Алар республикада “Яшьлек-бизнес” программасын гамәлгә ашыра башлый. Программада каралганча, алар республиканың 5 районында эшкуарлык буенча укыту чаралары оештырачак. Шунда үзләрен яхшы яктан күрсәткән кешеләрне җәй көне узачак эшкуарлар лагерена чакырачак. Анда, шулай ук, яшь бизнесменнарга эшкуарлык буенча яңа материаллар биреләчәк. Арытаба белгечләр шушы кешеләрнең проектлары арасыннан иң яхшыларын билгеләячәк һәм шуның бер дистәсен ел ахырына кадәр гамәлгә ашырачак.
– Бу яңа программа районнардагы кешеләргә үз проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен без үткәргән чарада катнашып, үз проектыңны тәкъдим итәргә генә кирәк, – диде Эльвир Нәфыйков.
Ример НАСРЕТДИНОВ.