Утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.
Фикер алышуда Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева, илнең икътисади үсеш министры урынбасары Морат Керефов, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Ученов, округ төбәкләре башлыклары катнашты.
Совет утырышын ачып, Игорь Комаров Идел буе федераль округы субъектларындагы икътисади хәлгә гомум бәя бирде. Ул хәлнең тотрыклылыгын, шулай ук санкцияләрнең тискәре нәтиҗәсе йогынтысының кимүен билгеләп үтте.
Игорь Комаров ассызыклаганча, гомумән алганда, хәл Гомумрусия тенденцияләренә туры килә, шул ук вакытта кайбер төп күрсәткечләр буенча округ үсеш күрсәтә. Аерым алганда, узган елда сәнәгать, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, торакны сафка кертү, төп капиталга инвестицияләр үсеше билгеләп үтелде.
- Әлбәттә, уңайлы эшлекле мохит булдыруда төбәкнең идарә командалары зур роль уйный. Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү, гражданнарны яклау, эш урыннарын саклап калу, базарда дефицитка юл куймау, беренче кирәкле товарларны кертеп, финанс системасына, эшкуарларга ярдәм итү мөмкин булды, – диде Игорь Комаров.
Гомумән, округ төбәкләре буенча хәлне анализлау белән Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә Идел буе федераль округында теркәлә торган һәм реаль эшсезлек дәрәҗәсе кимегән. Эре һәм урта предприятиеләрдә барлыгы 96,4 мең эш урыны булдырылган, бу, 2021 елдагыга караганда, 13,7 меңгә күбрәк. Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева хәбәр иткәнчә, күпчелек төбәкләр өчен инвестицияләрнең төп чыганагы – оешмаларның үз акчалары.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада инвестицион сәясәтнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
- Санкцияләр басымы шартларында Башкортстан инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала. 2022 елда икътисадка инвестицияләр күләме алты процентка диярлек арткан. Инвестицияләр җәлеп итү өчен бездә зур инфраструктура һәм инструменталь меню бар, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Безнең «Алга» махсус икътисади зонасы икенче ел рәттән Русиянең иң динамик үсештә булган зонасы дип таныла. Республикада социаль-икътисади үсешнең биш территориясе, 18 индустриаль парк, 12 технопарк эшли. Димәк, инвестицияләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Иң мөһиме - без эшкуарлык даирәсе өчен ышаныч мохит булдыра алдык. Ә бизнес, бюрократик һәм документаль мәсьәләләрне тиз хәл итүгә ышангач, ул безнең белән актив эшләргә тырыша.