+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 март 2023, 13:44

Җир кишәрлеге аукционга куелды

Төбәкнең Территорияләрне үстерү фонды Башкортстанның Стәрлетамак районында азкатлы күпфатирлы йортлар төзелеше өчен җир кишәрлеге сата. Участокның гомум мәйданы 1,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Ул "Кедр" махсус төзелеш компаниясе төзегән "Кедровый" коттедж поселогы территориясендә урнашкан.

Җир кишәрлеге аукционга куелдыҖир кишәрлеге аукционга куелды
Җир кишәрлеге аукционга куелды

- Аукционга куелган объект буенча кирәкле документлар пакеты җыелган: төзелешкә гамәлдәге рөхсәт һәм җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы бар. Бу яңа инвесторга кыска вакыт эчендә әлеге территориядә эшләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Сатуларда катнашу өчен гаризалар 3 апрельгә кадәр кабул ителә. Аукцион 10 апрельдә узачак. Лотның башлангыч бәясе - 3 миллион сум. Объект Байрак авылында урнашкан. Җир кишәрлеге төзелеш алып барылган бистә транспорт белән тәэмин ителгән. Территория күпфатирлы торак йортлар белән әйләндереп алынган. Ә җәмәгать транспортының иң якындагы тукталышы 170 метр якынлыкта урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, аукционга куелган участокта "Кедр" компаниясе ике катлы күпфатирлы йортлар төзергә тиеш иде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас