- Бүген Башкортстан Республикасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халыкара мөнәсәбәтләр. Соңгы 2 елда без Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Кытайда республикабыз вәкиллекләрен ачтык һәм тагын өч илдә вәкиллек ачарга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Гродно өлкәсе делегациясе җитәкчесе, Гродно өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары Виталий Невера Башкортстан вәкилләренә җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.
- Гродно өлкәсенең тышкы сәүдә партнерлары булып дөньяның 120 иле тора. Безнең өлкәнең тышкы сәүдә әйләнеше узган ел эчендә 5 млрд доллар тирәсе тәшкил итте, товар әйләнешенең яртысы Русия Федерациясенә туры килә, һәм без Гродно өлкәсе белән Русия Федерациясе арасындагы товар әйләнеше өлешен 2021 елда 52 проценттан 2022 елда 56 процентка кадәр арттыруга ирештек, - дип уртаклашты Виталий Невера.
Фото: pravitelstvorb.ru