+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Марта 2023, 08:05

Башкортстан һәм Гродно өлкәсе үзара инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәмләшәчәк

Башкортстан Үсеш корпорациясе һәм "Гродноинвест" ирекле икътисади зонасы хакимияте Башкортстан белән Беларусь арасында тышкы икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү юлы белән инвестицияләрне үзара җәлеп итүгә ярдәм итәргә ниятли. Үзләренең ниятләрен яклар төбәк Хөкүмәтендә узган эшлекле киңәшмә кысаларында кул куелган хезмәттәшлек турындагы килешүгә беркеттеләр.

Башкортстан һәм Гродно өлкәсе үзара инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәмләшәчәкБашкортстан һәм Гродно өлкәсе үзара инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәмләшәчәк
Башкортстан һәм Гродно өлкәсе үзара инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәмләшәчәк

- Без Белоруссия коллегаларыбыз белән партнерлык мөнәсәбәтләрен планлы рәвештә ныгытабыз. Бүгенге көндә безнең алда Башкортстан һәм Гродно өлкәсе бизнес-бергәлеге арасында тышкы икътисади элемтәләрне үстерү бурычы тора. Кул куелган килешү инвестицион даирәләрдә башлангычларны алга җибәрүгә һәм төбәкләргә үзара инвестицияләрне үстерүгә адым булачак, - дип ассызыклады Башкортстан Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кичә Үсеш корпорациясе базасында Гродно өлкәсе башкарма комитеты һәм «Гродноинвест» вәкилләре «Алга» махсус икътисади зонасы идарәче компаниясе, Сәнәгать үсеше фонды һәм Төбәк лизинг компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында кунакларга Башкортстанның преференция зоналары белән идарә итү тәҗрибәсе һәм гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр.

“Гродноинвест” ирекле икътисади зонасы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Кизелевич билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән партнерлык төрле юнәлешләрдә мөмкин. Аерым алганда, агач эшкәртү, химия җитештерүе һәм машина төзелеше өлкәсендә уртак проектлар аеруча перспективалы булырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас