+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 март 2023, 23:01

Башкортстанда станоклар төзү кластеры булдырылачак

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Техник җайга салу, метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) җитәкчесе Антон Шалаев белән күреште. Көн тәртибендә - Башкортстанда станоклар төзү кластерын булдыру һәм "Әмир Моратшин исемендәге стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге"дә булдырылган җиңел сәнәгать продукциясенең сынау лабораториясен үстерү.

Башкортстанда станоклар төзү кластеры булдырылачак
Башкортстанда станоклар төзү кластеры булдырылачак

Антон Шалаев ассызыклаганча, ел ярым эчендә республика белән бергә җиңел сәнәгать предприятиеләренең барлык төр сынауларга ихтыяҗын тулысынча каплый торган лаборатория булдырырга мөмкин булды.

- Без лабораториянең киләчәк үсешенә ярдәм итәргә әзер. Безнең өчен бу үзенә күрә сынау проекты. Биредә урнаштырылган җиһазларның мөмкинлекләре һәм номенклатурасы буенча - бу илдәге иң яхшы лабораторияләрнең берсе, - диде Антон Шалаев.

Радий Хәбиров Росстандарт җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлекнең яңа юнәлешен билгеләде. Сүз Башкортстанда станоклар төзү кластерын булдыру турында бара.

Антон Шалаев хәбәр иткәнчә, Русиядә станок инструменталь сәнәгатен үстерү буенча федераль программа кысаларында станоклар төзү буенча махсуслаштырылган сынау үзәкләре челтәре булдырыла. Барлыгы шундый 5 комплекс төзү планлаштырыла, берсе Башкортстанда булачак.

- Башкортстанны шушы юнәлеш буенча партнер итеп сайлавыгыз өчен рәхмәт. Бездә яхшы фәнни-җитештерү базасы эшли, ә республика Хөкүмәте яңа сынау үзәген эшләтеп җибәрү өчен кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: