

Русия Хөкүмәте эш эзләүче гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Хәзер алар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә бушлай укый һәм һөнәри әзерлек үтә алачак. Мондый оешмалар исемлеге Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк. Әлеге максатларга ил бюджетында 700 миллион сум каралган, бу 12 меңнән артык кешене өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Арытаба утырышта агымдагы елда муниципаль финансларны социаль-икътисади һәм савыктыру чаралары юнәлешләренә арттыру турында фикер алыштылар. Министрлар кабинеты җитәкчесе ассызыклавынча, бүгенге шартларда булган ресурслардан нәтиҗәле файдаланганда керем потенциалын үстерү буенча нәтиҗәле чаралар күрү зарур.
– Хөкүмәт һәм урындагы үзидарә органнарының төп бурычы – беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарны финанслауны тәэмин итү. Узган елда республика бюджетыннан урындагы бюджетларга тапшырылган финанс ярдәменең гомум күләме 102 миллиард сум тәшкил итте, – диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт утырышында катнашучылар, шулай ук, даими яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган Херсон шәһәре һәм өлкәсе кешеләренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшыру мәсьәләсен карады.
Андрей Назаров белдерүенчә, Башкортстанда мондый категория гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көнгә дәүләт ярдәме чарасы турында 92 гариза кабул ителгән. Шуларның яртысыннан артыгы торак сертификаты алуга.
– Финанслау Территорияләрне үстерү федераль фонды акчалары исәбенә гамәлгә ашырылачак. Бүген ихтыяҗның гомум суммасы якынча 110 миллион сум тәшкил итә. Әлеге вакытта гомум суммасы 104 миллион сум булган 31 торак сертификаты чыгарылды, шулай ук гражданнарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү өлешендә 31 уңай карар кабул ителде, — диде Андрей Назаров.
Арытаба утырышта спортчы-олимпиячеләргә һәм аларның тренерларына социаль ярдәм чаралары мәсьәләсе тикшерелде. Андрей Назаров билгеләвенчә, Русиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе спортчыларны һәм тренерларны социаль яклау буенча чаралар системасын формалаштыруны күздә тота. Шул исәптән күренекле спортчыларга социаль ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кирәк. Бу максатларга республика бюджетында 135 миллион сумнан артык акча каралган.
– Республикада 2019 елдан талантлы спортчыларны сайлап алу һәм аларга ярдәм итү системасы формалаштырылды. 18 яше тулмаган республика җыелма командасы әгъзаларына стипендияләр түләнә. Быел стипендиатлар саны 234 кеше тәшкил итте. Финанслау күләме 30дан 35 миллион сумга кадәр артты, – диде Андрей Назаров.
Шулай ук республика халкын дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
– Русия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 18 миллионнан артык дару препаратлары комплекты әйләнештә, шуларның 3 миллионы – медицина оешмаларында, калганнары – даруханәләр челтәрендә. Без төбәктә дару препаратлары булу-булмавын һәм алар белән республика халкын тәэмин итүне даими күзәтеп торабыз, – диде Андрей Назаров.
Быел гыйнвар-февральдә Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство карамагындагы медицина оешмалары гомум күләме 3,5 миллиард сумлык 1085 дару препараты сатып алу турында мәгълүмат урнаштырды. Министрлык сатып алуларны даими мониторинглый.
Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына, аерым дару формалары һәм дозалары булуны исәпкә алып, шул исәптән ташламалы дару белән тәэмин итүне оештыру кысаларында дару препаратлары сатып алуны тәэмин итү буенча “юл картасы”н эшләүне йөкләде.