+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 март 2023, 06:55

Икътисадта нинди федераль яңалыклар бар?

Башкортстан Хөкүмәте утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә бәйле федераль яңалыклар турында сөйләде һәм төбәк башкарма власть органнарына йөкләмәләр бирде.

Икътисадта нинди федераль яңалыклар бар?Икътисадта нинди федераль яңалыклар бар?
Икътисадта нинди федераль яңалыклар бар?
- Узган атнада Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Дәүләт думасы утырышында 2022 елда Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады. Иң мөһиме - масштаблы санкцион басымга карамастан, безнең ил икътисады тотрыклы булып калды. Моннан тыш, инде 2024 елда ук адаптация чоры тәмамланачак һәм без озак вакытлы планлы үсеш юлына чыгачакбыз.

Бизнеска ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Төбәкләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде. Хөкүмәт эшендә халыкны саклап калу һәм аның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өстенлекле юнәлеш булып кала. Шуның белән бергә илнең технологик һәм финанс үзаллылыгы ныгыячак, - диде Андрей Назаров. - Исегезгә төшерәм, бу атнада без шулай ук Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика Хөкүмәтенең эшчәнлеге турында хисап бирәчәкбез.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас