+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 март 2023, 15:45

Кытайның иң эре маркетплейстында Башкортстан товарлары өчен махсус бит ачыла

КХРда Русия Федерациясенең сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Флүр Әсәдуллинның “Shaanxi Sunrise Import and Export Trade Co., Ltd” Кытайның әйдәп баручы электрон сәүдә мәйданчыкларының берсендә “JD.com” компаниясе вәкилләре белән сөйләшү нәтиҗәләре буенча, республика җитештерүчеләре товарлары өчен “Made in Bashkortostan”ның махсус бите барлыкка киләчәк. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Кытайның иң эре маркетплейстында Башкортстан товарлары өчен махсус бит ачыла
Кытайның иң эре маркетплейстында Башкортстан товарлары өчен махсус бит ачыла

- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай товар әйләнеше гомум күләменнән 24,1 процент белән беренче урында тора. Кытай базарының потенциалы зур, һәм мондый зур маркетплейста Башкортстан товарлары өчен махсус бит булдыру безнең җитештерүчеләргә үз продукциясен Кытай базарына нәтиҗәлерәк алга этәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.

Моннан тыш, “Shaanxi Sunrise Import and Export Trade Co., Ltd” компаниясе әлеге электрон сәүдә мәйданчыгында үз продукциясен урнаштыру һәм алга җибәрү буенча республика җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен урыс телендә сөйләшүче менеджерны аерып күрсәтте. Компания Кытайның маркетплейсларында Русия товарларын тәкъдим итү һәм сату белән шөгыльләнә, Сиань һәм Шанхай шәһәрләрендә складлар һәм бүлү үзәкләре бар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: