+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2023, 08:10

Башкортстан үсеш институтлары белән хезмәттәшлеккә ачык

Башкортстанның моношәһәрләре хакимиятләре “ВЭБ.РФ” дәүләт корпорациясе һәм Башкортстан Сәнәгатьне үстерү фондының (ФРП РБ) ярдәм итү чараларыннан файдалана ала. Финанс ярдәме юнәлешләре турында Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы” белән берлектә Русия Федерациясе Инвестицион сәясәт министрлыгы оештырган укыту семинар-чарасында үсеш институтлары вәкилләре сөйләде.

Башкортстан үсеш институтлары белән хезмәттәшлеккә ачыкБашкортстан үсеш институтлары белән хезмәттәшлеккә ачык
Башкортстан үсеш институтлары белән хезмәттәшлеккә ачык

- Эшкуарларның кире кайтарып бирелә торган финанслаудан (5 млн. сумнан 1 млрд. сумга кадәр, 250 млн. сумнан 1 млрд. сумга кадәр ташламалы кредитлар һәм федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы булган моношәһәрләр өчен ташламалы кредитлар) һәм кире кайтарылмый торган финанслаудан (инвестиция проектлары өчен инфраструктура булдыруны, моношәһәрләрдә социаль инфраструктура объектларын төзүне финанслашу) файдалана алу мөмкинлеге бар, - дип билгеләде “ВЭБ.РФ” вәкиле - моношәһәрләрнең карарлары һәм үсеше блогы директоры Вячеслав Якутик.

Шулай ук ул “ВЭБ.РФ”ка ярдәм алуга заявканы карау процессына, моношәһәрләрдә гамәлгә ашырыла торган проектларга карата чикләүләр һәм махсус таләпләргә җентекләп тукталды, хезмәттәшлек өчен төбәккә рәхмәт әйтте һәм алга таба уртак эшкә әзер булуын белдерде.

- Башкортстан үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итү өчен һәрвакыт ачык. Безнең “ВЭБ.РФ” (элек Моношәһәрләрне үстерү фонды белән) белән багланышларыбыз 2015 елда ук башланды. Килешүләр кысаларында 2016-18 елларда Бәләбәй һәм Күмертау моношәһәрләрендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура төзелде. Моннан тыш, 2016-21 елларда Фонд безнең предприятиеләргә 2,5 млрд. сумлык 4 ташламалы займ бирде, - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас