- Санкция басымы шартларында сатып алулар мониторингы нәтиҗәләре Башкортстан контракт системасы эшчәнлегенең тотрыклылыгын бәяләргә, сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның эш нәтиҗәлелеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Мониторинг барышында кече эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү, республика товар җитештерүчеләренә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Узган елда 112,4 млрд. сумлык контрактлар төзелгән, бу гомум күләмнең 76 процентын тәшкил иткән. 2021 елның шул ук чорында республика тәэмин итүчеләре белән төзелгән контрактлар өлеше 71 процент тәшкил иткән.
Фото: pravitelstvorb.ru