+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2023, 14:31

Тәтешле районында кирпеч җитештереләчәк

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе потенциаль инвесторларга чираттагы ирекле инвестиция мәйданчыгын тәкъдим итте. Тәтешле районындагы җир кишәрлегенең гомум мәйданы 3,7 гектар тәшкил итә. Биредәге участокта элегрәк кирпеч җитештерү предприятиесе урнашкан иде. Хәзер инвесторларга производствоны тергезергә тәкъдим ителә.

Тәтешле районында кирпеч җитештереләчәкТәтешле районында кирпеч җитештереләчәк
Тәтешле районында кирпеч җитештереләчәк

Исегезгә төшерәбез, Үсеш корпорациясе онлайн-режимда мәйданчыклар белән танышу инструментларын кертте.

- Тәкъдим ителгән мәйданчыкта җитештерү процессын оештыруга әзерләнгән биналар бар. Шулай ук муниципалитетның Пермь краена якын булуы да өстенлекләрнең берсе булып тора, шуның аркасында киләчәктә инвестор үз продукциясен җиткерү географиясен киңәйтә калача. Моннан тыш, мәйданчык кирәкле инженерлык инфраструктурасына тоташтыру мөмкинлеге белән тәэмин ителгән: электр, су һәм газ белән, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Үсеш корпорациясе сайтында урнаштырылган виртуаль турның «Республика мәйданчыклары буенча виртуаль турлар» бүлегендә инвестиция мәйданчыгының техник һәм инфраструктура характеристикалары турында мәгълүмат күрсәтелгән.

Бүген ведомство сайтында 277 мәйданчык буенча 153 тур карарга була.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас