+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 март 2023, 21:00

Кредитлар бизнесны киңәйтү мөмкинлеге бирә

Агымдагы елның I кварталында ташламалы кредитлау программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан инвестиция максатларына һәм проект финанслауга гомум суммасы 3,6 млрд сумга 166 килешү төзелде.

Кредитлар бизнесны киңәйтү мөмкинлеге бирә
Кредитлар бизнесны киңәйтү мөмкинлеге бирә

Шул исәптән кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча (ПСК) – 2 млрд сумга, «1764» программасы буенча – 1,3 млрд сумга һәм берләштерелгән программа "1764" һәм "ПСК" ташламалы кредитлау буенча - 285 млн сумга.

- 2022 елның августында башланган берләштерелгән кредитлау программасын гамәлгә ашыру кече һәм урта предприятиеләргә бизнесны киңәйтергә мөмкинлек бирде. Программа кысаларында алынган акчалар җиһазлар сатып алуга, җитештерү биналарын капиталь ремонтлауга, яңа производстволар эшләтеп җибәрүгә юнәлтелде, – дип аңлатма бирде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.


"1764" программасы буенча ташламалы кредитлар икътисадның төрле тармакларыннан компанияләргә, шәхси эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә дә бирелә. Максималь ставка «Русия Үзәк банкының төп ставкасы + 2,75 проценттан артмый» формуласы буенча исәпләнә һәм 3 елга кадәр бирелә. Кредитлау суммасы 2 млрд сумга кадәр.

«ПСК» программасыннан теләсә кайсы тармакның кече һәм урта предприятиеләре инвестицион һәм әйләнешле максатларда файдалана ала. Кредитлау ставкасы - еллык 10,5 процент.

Фото: business-key.com 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: