

Март ахырында Башкортстанның сәнәгать предприятиеләреннән бер төркем Монголиядә эшлекле сәфәрдә булды. Төп максат итеп Русиягә дуслыклы мөнәсәбәттәге илгә республика товарларын тәкъдим итү куелды. Башкортстан хөкүмәтенән хәбәр итүләренчә, сәфәр барышында 100 миллион сумлык экспорт контрактлары төзелгән.
Аның зур өлеше “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводына туры килә. Генеральный директор Раил Фәхретдинов белдерүенчә, Евросоюз санкцияләре шартларында бу бик яхшы күрсәткеч. “Альтернатива” товарлары хәзер арадашчыларсыз, турыдан-туры Азия иле базарына юл ала. Экспорт продукциясендә өстенлекне пластмассадан халык куллану товарлары тәшкил итә.
“Альтернатива” җитәкчесе куйган бурычларны предприятиенең коммерция буенча директоры Павел Грюмов уңышлы башкарып чыккан. Ул Монголиянең әйдәүче сәүдә челтәрләре белән ныклы бәйләнешләр урнаштырып, озайлы хезмәттәшлек турында килешүләр төзүгә ирешә. Бер үк вакытта, товар өчен түләү мәсьәләләре дә хәл ителә. “Альтернатива”ның логистика чылбырын көйләүгә киткән чыгымнарының бер өлешен Русия экспорт үзәге тарафыннан субсидияләү күздә тотыла.
Монголия малтабарлары белән эшлекле очрашуларда якларның эшлекле мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү турында зур кызыксыну күрсәтүе чагылыш таба. Ике як өчен дә икътисади файдалы сәүдә бәйләнешләре халыкара дәрәҗәдәге килешүләр белән ныгытыла.
Павел Грюмов “Альтернатива” товарларының Монголиядә зур сорау белән файдалануын үз күзләре белән күреп кайта. Ил башкаласы Улан-Баторның “Экстра”хуҗалык товарлары кибетендә, мәсәлән, алар аеруча киң ассортиментта урнаштырылган.
Рәсемдә: Үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую (уңнан беренче Павел Грюмов).
Фото: “Альтернатива”заводы сайты.