Анда гомумләүләт проектында катнашучы сигез предприятиегә Башкортстан икътисады үсешенә зур өлеш керткән һәм ирешкән уңышлары өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Сәламләү сүзе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады.
- Төбәктә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты югары игътибар контурында тора. Безнең өчен проектка кергән предприятиеләрнең, ә бүгенге көнгә алар - 152, гаять зур үзгәрешләр һәм нәтиҗәләр бирүе мөһим. Шулай ук, быел без республикада сакчыл җитештерү чараларын гамәлгә ашыру башланганнан бирле 5 еллык чиген үтеп, кечкенә юбилейны билгеләп үтәбез, - диде Рөстәм Моратов.
Бүләкләр «Башавтотранс», «Завод «БУРСЕРВИС», «КумАПП», «Ойлтиммаш», «Компания «Грайн», «Медстальконструкция», «Добрый Картон», «Мелеузовские минеральные удобрения» предприятиеләренә тапшырылды.
Киңәшмәдә бизнесның санлы трансформациясе проект-офисының корпоратив һәм дәүләт сегментлары белән эшләү буенча генеральный директор урынбасары Алексей Борисов, Сәнәгатьне үстерү фондының генеральный директоры Әнвәр Кәримов, "Грайн" компаниясе директоры Олег Родионов, «Авангард Нефтесервис» генеральный директоры Сухрат Һадиев чыгыш ясадылар.
Фото: pravitelstvorb.ru