+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 апрель 2023, 09:35

Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Уфа трамвай-троллейбус заводы (УТТЗ) һәм Минск автомобиль заводы (МАЗ) 2023 ел ахырына кадәр 4 млрд сумнан артык суммага 230 троллейбус чыгарачак. 2022 елда Уфа заводы Русия шәһәрләренә Белоруссия машина комплектлары базасында 43 берәмлек электр транспорты озатты.

Хезмәттәшлек офыклары киңәяХезмәттәшлек офыклары киңәя
Хезмәттәшлек офыклары киңәя
- Уфа заводында ике республиканың хезмәттәшлеге җитди перспективаларга ия. МАЗ 2019 елда УТТЗның стратегик партнеры булды. Һәм бу интеграция көчәя генә бара. Агымдагы ел башында Уфа трамвай-троллейбус заводы Минск заводы белән партнерлык турында эре килешүгә кул куйды, ул шул исәптән җитештерү генә түгел, шулай ук сервис һәм дилерлык эшчәнлеген дә күздә тота. УТТЗны җыю процессына республиканың башка компанияләрен дә тоташтыра - бу «Искра» (табло, электроника), «Автопласт» (пластик, изоляторлар), «Салаватпыяла» (пыяла) һәм башкалар, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас