+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 апрель 2023, 08:35

Төркиянең “Agropro” компаниясе Башкортстанда завод төзүне планлаштыра

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиянең “Agropro” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Инвесторлар республикада ашлык саклагычлар өчен җиһазлар, орлык чистарту һәм киптерү җайланмалары, шулай ук он һәм ярмалар җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра.

Төркиянең “Agropro” компаниясе Башкортстанда завод төзүне планлаштыраТөркиянең “Agropro” компаниясе Башкортстанда завод төзүне планлаштыра
Төркиянең “Agropro” компаниясе Башкортстанда завод төзүне планлаштыра

Проектның икътисади максатчанлыгы республиканың агросәнәгать комплексының ашлык саклагычларга югары ихтыяҗына бәйле. Исегезгә төшерәбез, үткән елда төбәктә бөртеклеләр уңышы 5 млн. тоннадан артып китте.

Проектка инвестицияләр күләме 7 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа заводта 200дән артык эш урыны булдырылачак. Инвестор Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә төзелеш өчен мәйданчыклар сайлауга керешкән инде.

Шулай итеп, Башкортстанга эш сәфәре кысаларында “Agropro” компаниясе вәкилләре Хәсән Тосун һәм Мостафа Озкылыч “Уфа” индустриаль паркының һәм «Алга» махсус икътисади зонасының перспектив территорияләре белән танышты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар "Инвестсәгать”тә проектны тәкъдим итү һәм аны республика ягыннан яклау чаралары турында фикер алышу турында килеште.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас