

Инвестор Башкортстанда, аерым алганда, «Алга» махсус икътисади зонасында җитештерүне локальләштерү мөмкинлеген карый. Биредә инвесторны резидентларга бирелә торган преференцияләр, шулай ук әзер инженерлык инфраструктурасы җәлеп иткән. Башкортстан ягыннан киңәшмәдә төбәк Сәнәгать министрлыгы, Үсеш корпорациясе һәм "Росздравнадзор" вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, Кытай «Урал арьягы - 2023» Бөтенрусия инвестиция сабантуеның ил-партнеры булачак, ул 2-3 июньдә Сибай шәһәрендә узачак.
Узган очрашуны Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов шәрехләде.
- Аралашу барышында Кытай коллегалары республиканың чимал базасы, перспективалы сату базары һәм кадрлар потенциалы күзлегеннән җәлеп итүчәнлегенә игътибар иттеләр. Хәзер безнең өчен төп бурыч - мәйданчык сайлау һәм чимал белән тәэмин итүче пулны билгеләү. Профильле министрлыклар белән берлектә без бу сорауларны эшләячәкбез һәм инвестор белән сөйләшүләрнең киләсе этабына күчәчәкбез, - дип аңлатты Наил Габбасов.
Фото: pravitelstvorb.ru