+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 апрель 2023, 08:27

Башкортстанда эшкуар кунакханә төзү өчен җир алган

Благовар районында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы юл буе сервисы объектын булдыру өчен эшкуарга җирне арендага биргән.

Башкортстанда эшкуар кунакханә төзү өчен җир алганБашкортстанда эшкуар кунакханә төзү өчен җир алган
Башкортстанда эшкуар кунакханә төзү өчен җир алган

- Безнең хезмәткәрләр Благовар районында гомум мәйданы 40 мең квадрат метр булган ике җир кишәрлеген арендалау шартнамәләрен төзү хокукына аукцион уздырды. Сатулар нәтиҗәсендә эшкуар намуслы көндәшлекле көрәштә М-5 автомобиль трассасы буйлап участокларны арендага алды, - дип хәбәр итте республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин.

Участокларда мотель, шулай ук кафе төзү планлаштырыла. Эшкуарның планнарында 15 яңа эш урыны булдыру. Бюджетка керемнәрнең гомум суммасы 770,5 мең сумнан артык.

Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев искәрткәнчә, юл буе сервисы объектлары, федераль автомобиль юллары буенча - 50 миллион сумнан, төбәк, урындагы һәм муниципальара әһәмияттәгеләр өчен - 20 миллион сумнан, ә республиканың төньяк-көнчыгыш районнары һәм Урал аръягына 10 миллион сумнан артык күләмдә салынган инвестицияләр Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә керергә мөмкин.

Дәүләт милкендәге кишәрлекне аукционда ничек арендага алырга икәнен түбәндәге ссылка аша кереп, инструкция ярдәмендә белергә мөмкин.
https://investrb.ru/ru/business/business_support/instruktsii/uchastie-v-goszakupkakh.php

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас