+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 апрель 2023, 13:00

Белорусия белән хезмәттәшлек киңәя

Октябрьскийдан "Пакер" фәнни-җитештерү фирмасы "Белоруснефть" яткылыкларында төрле технологик операцияләр уздырганда нефть чыгаруны арттыру һәм чыгымнарны киметү өчен 50дән артык төрле технология кертте. Уртак проектлар нефть чыгаруның барлык технологик чылбырын нефть яткылыкларын эшкәртүдән, скважиналарны бораулаудан, аларны төзекләндерүдән, эксплуатацияләүдән һәм скважина хуҗалыгын сервис белән тәэмин итүгә кадәр колачлый.

Белорусия белән хезмәттәшлек киңәяБелорусия белән хезмәттәшлек киңәя
Белорусия белән хезмәттәшлек киңәя

- Белоруссиядә нефтьнең тикшерелгән запасларының төп өлеше түбән чыгарыла торган коллекторларга, югары күләмдә нефть запасларына, башлангыч нефтькә туенуга һәм вакытыннан алда су басуга керә. Скважиналарның тирәнлеге 4 мең метрга, пласт температурасы 150 градуска җитә. Мондый яткылыкларга барып җитү өчен инновацион технологияләр кирәк. Мондый шартларда эшләү өчен җиһазларны безнең предприятиеләр эшли, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

- Җәй көне Башкортстанда узачак Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы Союз дәүләте кысаларында предприятиеләр арасында партнерлык багланышларын җайга салу һәм үстерү өчен яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез. «Пакер» үз ягыннан гомум планнарга һәм проектларга үзенең бөтен фәнни-техник, кадрлар һәм җитештерү потенциалын, шулай ук чит ил базарларында эшләүнең бай тәҗрибәсен куярга әзер, - дип ассызыклады «Пакер» директоры Марат Нагуманов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас