+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Май 2023, 06:19

«Амкадор-Агидель» заводы эшли башлавын көтәбез

Белоруссиянең «Амкадор» холдингы Башкортстанда ашлык эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү заводы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

«Амкадор-Агидель» заводы эшли башлавын көтәбез«Амкадор-Агидель» заводы эшли башлавын көтәбез
«Амкадор-Агидель» заводы эшли башлавын көтәбез
Проект бер ел элек төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында каралды, ул республика территориясендә өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.

Завод төзелеше Уфа индустриаль паркы территориясендә бара, бүген монда төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана. Төзүчеләр җитештерү һәм административ-көнкүреш корпуслары, салкын склад төзи һәм территорияләрне төзекләндерә.

- Узган елгы рекордлы ашлык уңышы һәм ашлык сатып алу бәяләренең түбән булуы безне өстәмә саклау корылмалары төзергә этәрде. Быел аларны 10 процентка арттырырга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Тиздән Уфа янында эшли башлаячак «Амкадор-Агидель» заводы бу эшне җиңеләйтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, проектка кертемнәр күләме 1,05 миллиард сумга бәяләнә. Ул якынча 250 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас