+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Май 2023, 13:35

Октябрьскийга сәнәгатьче-малтабарлар десанты төште

Алар арасында очрашуга шәхси вертолетта килүчеләр дә бар иде

Октябрьскийга сәнәгатьче-малтабарлар десанты төштеОктябрьскийга сәнәгатьче-малтабарлар десанты төште
Октябрьскийга сәнәгатьче-малтабарлар десанты төште

Башкортстанның көнбатыш чигендә урнашкан “Альтернатива” паластмасса эшләнмәләре җәмгыяте җитештерү һәм сәүдә әйләнеше күләмнәре буенча республика сәнәгатендә әйдәүче урын тота. Русия дәрәҗәсендә дә киң билгеле предприятиедә күптән түгел Башкорстанның сәнәгать өлкәсендә иң уңышлы 22 малтабары алдынгы тәҗрибә сәфәрендә булып китте.

Алар “Альтернатива” заводының җитештерү мәйданчыкларында булып, предприятиенең эшчәнлеге белән танышты. Үзенчәлекле экскурсияне “Альтернатива”ның генеральный директоры Раил Фәхретдинов үткәрде, җанлы әңгәмә барышында ул предприятиенең үткәне һәм үсеш юллары хакында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Шулай ук кунакларга заманча техник корылмалар белән җиһазландырылган цехлар, биредә чыгарылган продукция, халык куллану товарларының ил һәм дөнья пластмасса базарында яулаган үрләре хакында бай мәгълүмат бирелде. Аннары малтабар-коллегалар фикер алышуларны формаль булмаган мохиттә дәвам итте.

Тәүге карашка гадәти саналган чараның үзенчәлекле форматта үтүен дә билгеләү мөһим. Аны оештыручы сыйфатында Башкортстанның “Яшь сәнәгатьче-малтабарлары” клубының җитәкчесе, “Альтернатива”ның инновацион үсеш буенча директоры Наил Фәхретдинов чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, ил дәрәҗәсендә беренчеләрдән саналган бу җәмәгать оешмасын үз канаты астына Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алды, ә Попечительләр советы рәисе булып Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, министр Денис Мантуров тора.

“Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов билгеләвенчә, ачыктан-ачык җанлы аралашу шартларында барган малтабарлар очрашуының максаты итеп эшлекле килешүләр төзү тормый, төп игътибар исә бүгенге катлаулы чорда предприятиеләр җитәкчеләре арасында дусларча мөнәсәбәтләр урнаштырып, үзара ярдәмне ныгытуга юнәлтелгән.

- Мондый рәсми булмаган чараларның үзенчәлеге шунда- алар дуслык җепләрен ныгытуга булышлык итә,- диде ул. - Әйтик, “Альтернатива” кунаклары арасында республиканың иң эре һәм финанслар ягыннан бай малтабарлары булды, моңа өстәп, аларның бизнеста гына түгел, җәмгыятькә дә йогынтысы зур. Бу уңайдан шундый сан китерәсем килә, мәсәлән, очрашуда катнашкан малтабарларның эшчәнлектә еллык бизнес әйләнеше 150 млрд. сумнан артыграк тәшкил итә. Эшлекле бәйләнешләрнең моңа да йогынтысы сизелерлек, димәк, республика икътисады да ныгый.

Очрашуга шәхси вертолетта килгән малтабарның Уфадан Андрей Тимофеев икәнлеге ачыкланды, ул Башкорстандагы унбер оешманың оештыручысы булып тора, аларга “Мега” медицина үзәге дә керә.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас