

Икътисадка инвестицияләр җәлеп итү — социаль-икътисади тотрыклылыкның нигезе. Инвестицияләр арту – заманча җитештерү куәтләре төзү, искеләрне камилләштерү, яңа эш урыннары һәм казнага салым арту дигән сүз.
Инвестицияләргә бәйле эшчәнлекне анализлаучы белгечләр фикеренчә, Башкортстан Хөкүмәте барлык мөмкинлекләрне файдаланып, инвесторлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Күптән түгел республиканың Үсеш корпорациясе 2023 елның беренче кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясады. 1 апрельгә ведомство белгечләре катнашлыгында әзерләнгән 145 инвестиция проекты теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән ике тапкыр диярлек артык. Барлык проектлар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 74 миллиард сум тәшкил итә, 13 меңнән артык яңа эш урыны булдырыла.
Башкортстанның Үсеш корпорациясе инвестиция проектларын тормышка ашыруның барлык этапларында бер тәрәзә форматында эшләп, аларны гамәлгә кертү буенча ярдәмне оештыра. Әйтик, белгечләр проектларны тормышка ашыруның барлык стадияләрендә – концепцияне эшләүдән алып, объектларны гамәлгә ашыруга һәм файдалануга тапшыруга кадәр, түләүсез ярдәм итә. Моннан тыш, Корпорация инвесторлар өчен бизнес-планнар һәм инвестиция тәкъдимнәрен эшли.
– 2023 елның беренче кварталында Үсеш корпорациясе командасы 24 яңа инвестиция проектын кабул итте, алар буенча капитал салуларның гомум күләме 5 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Шулай ук агымдагы елның гыйнварыннан безнең белгечләр биш проект өчен бизнес-планнар һәм финанс модельләре әзерләде, тагын 12се эшләнү стадиясендә. Потенциаль инвесторлар өчен даими рәвештә инвестиция тәкъдимнәрен эшлибез. Беренче кварталда төрле юнәлешләрдәге 11 яңа тәкъдим керттек. Аларда социаль инфраструктураны үстерүгә басым ясадык, – дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясенең генеральный директоры Наил Габбасов.
Нәтиҗәлелекне үстерү максатында Үсеш корпорациясе инвесторларга 360° форматында төшерелгән видео ярдәмендә республиканың инвестиция мәйданчыклары буйлап виртуаль турлар тәкъдим итәчәк. Аларның үзенчәлеге шунда, биектән төшерелгән югары сыйфатлы заманча аэрофотопанорама инвестиция мәйданчыгына тәгаенләнгән җир участогы рельефын, социаль, транспорт, җитештерү һәм инженерлык инфраструктурасы объектларының кайда һәм ничек урнашуын күзалларга мөмкинлек бирә.
– Хәзерге вакытта фото һәм видео материаллар 650 мәйданчыкта төшерелгән. Агымдагы елның беренче кварталында 81 мәйданчык буенча 57 виртуаль тур әзерләдек. Корпорация сайтында 273 инвестиция мәйданчыгы белән танышу мөмкинлеге бар. Республиканың ирекле мәйданчыклары реестры да актуальләштерелде. 203 җир участогының паспорты әзерләнде. Реестрда барлыгы 1857 мәйданчык турында мәгълүмат бар, — диде Наил Габбасов.
Үсеш корпорациясе ярдәмендә әзерләнгән проектлар исемлегендә керамик плитка җитештерүче “Ласселсбергер” фирмасы, “Фармленд” даруханәләр челтәре, Белоруссия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчесе “АМКОДОР” предприятиесе һәм башкалар бар.
Башкортстанда әлеге вакытта барлыгы 270тән артык өстенлекле инвестиция проекты тормышка ашырыла. Өстенлекле инвестиция проекты — махсус статус, ул инвестор өчен уңайлы салым режимын һәм башка преференцияләрне күздә тота. Мондый статус чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә, табышка салым буенча субсидияләр һәм ташламалар хокукы бирә. Республикада салым режимын һәм башка преференцияләрне камилләштерү дәвам итә.
Шушы көннәрдә Башкортстанның Финанс министрлыгы 2024 елга табышка салым ставкасын киметү тәкъдимен кертте. Өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы компанияләр тагын бер ел республика бюджетына 17 процент түгел, ә 12,5 процент кына түләү хокукы алачак.
Әлеге тәкъдим “салым түләүче инвесторларга тотрыклы шартлар тудыру максатында” кертелде, дип билгеләделәр Финанс министрлыгында.
Республиканың Финанс министрлыгында ташламаны кулланудан төбәк бюджетының еллык керемнәре 150 миллион сумга кимрәк тәшкил итәчәк, дип исәпләгәннәр. Бу сумма предприятиеләрнең тотрыклы эшләве, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм яңа эш урыннары булдыру белән компенсацияләнәчәк, дип фаразлана.
Мәскәү дәүләт университеты икътисад факультетының салым сәясәте үзәге директоры Кирилл Никитин да шундый фикердә, атап әйткәндә, ул республика җитәкчелегенең салым ташламасы буенча карарын уңай бәяли. Аның сүзләренчә, Башкортстанның 250 миллиардлы бюджеты өчен 150 миллион сум күп түгел. Аның каравы, инвесторлар өчен кызыксындыргыч шартлар тудырыла. Бу, үз чиратында, миллиардлар белән исәпләнә торган нәтиҗә бирә. Кем әйтмешли, сиксән чыкмыйча, туксан керми.
Табышка салым күләме компаниянең финанс нәтиҗәләренә бәйле. Салым федераль һәм төбәк бюджетларына бүлеп түләнә: төп ставка 20 процент булып, шуның 3 проценты — федераль бюджетка, 17 проценты төбәк бюджетына күчерелә. Русия төбәкләренә салымның үзләренә тиешле өлешен киметү турында карар кабул итү хокукы бирелгән.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.