

Предприятиедә 2021 елның маенда "Инвестиция сәгате" утырышында хупланган проект гамәлгә ашырыла. Инвесторга ярдәм чаралары буларак инженерлык инфраструктурасын төзү чыгымнарының бер өлешен, шулай ук автотранспорт һәм җиһазлар буенча лизинг түләүләрен компенсациялиләр.
«Добрынинъ» компанияләр төркеме идарәчесе Гариф Чурагулов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда суыткыч җайланма, ит ярымфабрикатларын төрүнең яңа линиясен эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инвестпроектның тәмамлану сроклары һәм продукция чыгару күләмнәре белән дә кызыксынды. Гариф Чурагулов аңлатканча, 2025 елга җитештерү куәтләре 700-750 тоннага кадәр артачак.
Төбәк җитәкчесе предприятие җитәкчелегенә технологик җиһазларга чыгымнарны субсидияләү өлешендә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү буенча республика программасы чараларыннан активрак файдаланырга тәкъдим итте.
- Эш сәфәрләремдә "Инвестиция сәгате" аша узган һәм үз проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләрдә булырга тырышам. Дәүләкән ит ярымфабрикатлары комбинаты мисалында биредә продукциянең сыйфатына югары таләпләр куелган бизнесны нәтиҗәле үстерүләрен күрәбез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru