Аның төп бурычлары - инвесторларны җәлеп итү, проектларны озата бару һәм 2030 елга кадәр Урал аръягының социаль-икътисади үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
Төбәкнең Үсеш корпорациясенең генеральный директоры Наил Габбасов хәбәр иткәнчә, офис белгечләре даими нигездә инвесторлар, бизнес-шерифлар һәм урындагы предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәчәк.
Искәртеп узабыз, Урал аръягының социаль-икътисади үсеш стратегиясе 175 млрд сумнан артык проектлар һәм чаралар пулын үз эченә ала.
Аерым алганда, документ төбәкнең берничә өлкәдә үсешен күздә тота. Болар - рекреацион сектор, авыл хуҗалыгы, социаль инфраструктура, индустриаль хәвефсезлек, транспорт. Сибай - Подольск - Новорудная тимер юл линиясе төзелешенә, энергия белән тәэмин итү объектларына, шулай ук, Урал туристлык–рекреацион тибындагы махсус икътисади зона булдыруга аерым игътибар биреләчәк.